19.04.2019 13.00, Яр Чаллы шәһәре, "Энергетик" мәдәният сарае бинасында, танылган курайчы, композитор Иңбер Вагыйз улы Шәфыйков истәлегенә багышланган VIII Төбәкара «Моңлы курай» курайчылар һәм гармунчылар бәйгесен уздырыла.
Иңбер Шәфыйков – гомеренең 30 елын сәхнәгә багышлап, татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән, заманында “Чулман” ансамблен җитәкләгән, танылган курайчы, милләтебез моңнарын саклап калган композитор.
1993 нче елда “Шәһәр балалар иҗат сарае” бинасында “Нур” милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлегенең беренче җитәкчесе итеп билгеләнә. Үзе җитәкләгән бүлектә курайчылар, гармунчылар ансамбльләре оештырып аларны олы сәхнәгә чыгара.
Көч сынашырга дип Татарстанның төрле төбәкләреннән кунаклар килә: Казан, Арча, Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш, Тукай районы, Теләче районы, Сарман районы, Мөслим районы, Джалиль, Саба районы курайчылары һәм гармунчылары үзара көч сынаша.
Яр Чаллы – Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында, Чулман елгасының сул ярында урнашкан, Татарстан шәһәрләре арасында зурлыгы һәм әһәмияте буенча икенче урында торган шәһәр. Казан белән арасы – 225 км, Түбән Кама белән – 35 км, Алабуга белән – 20 км, Уфа белән – 250 км.
Ильхам (Sunday, 20 July 2014 16:19)
Лучший сайт для бесплатного скачивания музыкальных сборников и альбомов http://theaudio.ru
я человек (Wednesday, 12 February 2014 15:22)
не буду
Рустем (Наб. Челны) (Monday, 16 September 2013 21:52)
Привет Рустам! Случайно попал на этот сайт. Послушал Идел. Очень круто звучит! Молодец!!!